Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роберт Миңнуллин Ваһапов фестивале онытылган җырчыны кире кайтара алды дип саный

Шагыйрь бәйгене профессиональ дәрәҗәдә башкаручы җырчыларның фестивале булуын әйтте.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Ваһапов исемендәге фестиваль җырчы Рәшит Ваһапов исемен кире кайтара алды дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең гала-концертында сөйләде.

Роберт Миңнуллин Ваһапов фестиваленең үсеше бар дип әйтте. “Чөнки ул ниндидер бер торгынлык чорында барлыкка килде, бертөсле генә барган чакта, онытылган Рәшит Ваһапов яңадан дөньяга чыкты. Бу бик мөһим әйбер дип улыйм мин, онытылганнарны кире кайтару бик авыр”, - диде ул.

“Яңа җырчылар җырларны яңадан яңгырата ала, ә онытылганнарны кире дөньяга чыгару – кыен әйбер. Рифат Фәттаховның игелекле эшләрнең берсе шул булды. Ә үсеш мәсьәләсенә килгәндә, татарда элек тә бөек җырчылар булган, хәзер дә бар. Ләкин аларны сайлап җырлатырга кирәк”, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

“Ваһапов фестивале – югары профессиональ дәрәҗәдә җырлаучы җырчыларның фестивале дип исәплим. Яшьләре дә, өлкәннәре дә – анда инде бөтенесе дә бергә. Шуңа күрә бу югары үрләргә фестиваль ирешә алды дип уйлыйм”, - диде шагыйрь.

Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев