Роналду футбол уйный алырмы: табиблар фикере [+видео]
Яңалыклар

Роналду футбол уйный алырмы: табиблар фикере [+видео]

Франциядә узган футбол буенча Европа чемпионатының финалында мәйдан хуҗаларына каршы уенда җәрәхәт алган Португалия җыелма командасы йолдызы Криштиану Роналдуга сихәтләнү өчен бер айдан артыграк вакыт кирәк.

Шулай итеп, Роналду 9 августта Европа Суперкубогы өчен уенда "Реал" командасы составында "Севилья" футболчыларына каршы чыга алмаячак. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Португалия футбол йолдызының сул тезенең сеңерләре тартылган. Ә мондый очракта бер айдан озаграк вакыт узмый торып туп тибәргә ярамый, ди табиблар.


Нет комментариев