Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росавиация Татарстаннан 20дән артык рейсны субсидияләнүчеләр исемлегенә керткән

Татарстанлылар ташламалы тарифлар буенча даими авиарейсларга билетлар сатып ала алачак.

Росавиация 2021 елда субсидияләнә торган маршрутларны раслады. Исемлеккә "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларыннан Татарстан финанслаган 17 авиамаршрут эләккән, дип хәбәр итә ТР Миндортранс.

Билетларга ташламалы бәяләр белән Татарстан авиакомпаниясе Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Барнаул, Чиләбе, Кемерово, Әстерхан, Махачкала, Волгоград, Омск, Воронеж һәм Ярославльгә рейслар башкарачак.

Башка Россия регионнары авиакомпанияләре Казаннан Брянск һәм Ростов-на-Донуга, шулай ук, Түбән Камадан Ростов-на-Донуга, Краснодар һәм Новосибирскига маршрутларны гамәлгә ашырачак.

«Субсидияләнүче маршрутлар исемлегенә Татарстан финанслауда катнашмаган юнәлешләр дә кертелгән. Аерым алганда, Казаннан Архангельск, Калуга, Кострома, Липецк һәм Төмәнгә рейслар шундыйлардан", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Махсус тарифлар буенча даими рейслар халык өчен региональ авиаташу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X