Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор азык-төлекне юкка чыгаруны тыярга тәкъдим итә

Шул хакта Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча Советның экология комиссиясе өчен әзерләнгән тәкъдимнәр исемлегендә әйтелә.

Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) куллану өчен яраклы азык-төлек продуктларын юкка чыгаруны закон нигезендә тыярга тәкъдим итә. Шул хакта Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча Советның экология комиссиясе өчен әзерләнгән тәкъдимнәр исемлегендә әйтелә. Бу турыда РИА Новостихәбәр итә.

«Куллану өчен яраклы азык-төлек продуктларын күмү һәм юкка чыгаруны тыю турында норматив-хокукый актлар эшләүне тәэмин итү максатка ярашлы дип саныйбыз», - диелә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында чыккан тәкъдимнәрдә.

Моннан тыш, ведомство азык-төлек калдыкларын һәм кирәк булмаган продуктларны биоэнергетика чыганаклары сыйфатында куллану тәртибен билгеләргә тәкъдим итә.

Тагын берничә тәкъдим бер тапкыр кулланыла торган пластик пакетлар җитештерүне этаплап кыскартуны, хәтта аны тулысынча тыюны күздә тота. Тәкъдимнәр шулай ук җитештерүне стимуллаштыруга һәм күп кулланыла торган савытларга, шулай ук биотаркала торган савытларга кагыла.

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, үз чиратында, бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыюны хуплады. Шул ук вакытта ведомство базар икътисады шартларында әлеге тыю икътисади нәтиҗәләрне исәпкә алып нигезләнергә тиеш, дип белдерде.

Май башында Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин үзенең ведомствосы бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыюны әзерли, дип белдерде. Евросоюзда мондый савытларны сату 2021 елда туктатыла. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев