Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор идарәсендә перчаткаларны кемнәр кияргә тиешлеген аңлаттылар

Бүгенге көннән башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында перчаткалар кию мәҗбүри түгеллеген әйттеләр.

Татарстанда Covid-19 коронавирусы буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабы башлануга карамастан, хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр эш урынында перчатка кияргә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Министрлар кабинетының < ... > карары чыкты, ул без өченче этапка күчүгә бәйле кайбер чикләүләрне бетерә. Чараларның берсе - хезмәт күрсәтү, транспорт һәм сәүдә өлкәләре объектларында булганда халык өчен перчаткалар киюне бетерү. Әмма бу әлеге объектларда эшләүче хезмәткәрләр өчен перчаткаларны мәҗбүри киюне юкка чыгармый. Бу чикләү саклана», - дип искәртте спикер.

Авдонина кулларны эшкәртү өчен мәҗбүри санитайзерлар саны артмый, дип өстәде. Алар, Роспотребнадзор киңәшләре буенча, бинага кергәндә, бәдрәф бүлмәләрендә, шулай ук хезмәткәрләр өчен билгеләнгән ризык куллану урыннарында урнаштырылырга тиеш. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев