17 август 2020 яңалыклары
-
ТР эшмәкәрләре дәүләттән дезинфекциягә 146 млн сумнан артык акча алган
Эшмәкәрләрнең профилактик һәм дезинфекцияле чараларга чыгымнарын субсидияләү программасы 15 сентябрьгә кадәр озайтылды.
-
Быел 31 декабрь ял көне булмый
2021 елның соңгы көнен эшләми торган көн итү мөмкинлеге карала.
-
Роспотребнадзор идарәсендә перчаткаларны кемнәр кияргә тиешлеген аңлаттылар
Бүгенге көннән башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында перчаткалар кию мәҗбүри түгеллеген әйттеләр.
-
Радик Сабиров: Бүгенге көн укучысы газетадан матурлык эзли
Утыз ел элек 17 август көнне «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны чыккан.
-
Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию кагыйдәсе 17 августтан гамәлдән чыгарыла
Битлек кию мәҗбүри булып кала.
-
Сабаның янгын сүндерү бүлеге тарихы
Сабаның 129 номерлы янгын сүндерү бүлеге. Үткән гасырның 1920 нче еллар башында Байлар Сабасы авылында янгын сүндерүчеләр булып нибары ике кеше - Галләм Хуҗин һәм Абдулла Сабиров эшли. Ул вакытта янгын сүндерү бүлеге булмый. Янгын сүндерүчеләр Йосыф исемле кешенең шәхси йортында торалар (хәзер бу урында хәзерләүләр конторасы кибете урнашкан). Берничә елдан соң алты кешедән торган чын янгын командасы оештырыла, команда башлыгы итеп Котдус Латыйпов билгеләнә.
-
«Игенче» хуҗалыгында укучы балаларга эш урыннары булдырылды
Эзмә авыл җирлегенә кергән «Игенче» җәмгыятендә җәйге каникуллар вакытында вакытлыча хезмәт килешүе нигезендә укучы балаларга эш урыннары булдырылды. Укучы балалар төрле эшләр: агарту, буяу, чүп үләннәре җыю һәм утыртылган чәчәкләр тәрбияләү эшләрен башкаралар.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 17 августа до 18 час. 18 августа 2020 г.
-
Ирада Әюпова: «Китапларны цифрлаштырып, басма әдәбияттан китәргә кирәк, дигән сүзләр мине нык борчуга сала»
Пандемия чорында мәдәни өлкә учреждениеләренә Интернет-киңлеккә тулысынча китәргә туры килде. Бу хакта һәм Татарстан Президентының мәдәнияткә ярдәм итү турындагы фикерләре хакынла ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә сөйләде.
-
Банк картасына акчаны кибет кассаларында салу мөмкинлеге булдырырга җыеналар
Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру өчен банкка яки банкоматка барырга кирәкми.
-
Ирада Әюпова театрлар ачылмаса, билетлар өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә итте
Татарстан театрлары көзге спектакльләргә билетлар сата башлады, ләкин заллар күп дигәндә яртылаш тулы булачак.
-
"Тәртип" кире кайта: радио хәтта татарча сөйләшмәгән татарларга да барып җитәргә җыена
14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы тапшыруларын тыңларга мөмкин. 28 августтан исә 90.2 FM дулкыннарында «Тәртип”не Чаллыда да тыңлаячаклар.
-
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын 2030 елга кадәр озайту турында тәкъдим иттеләр
14 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Удмуртия Республикасына эш сәфәре белән килде. Сәфәр чараларының төп темасы -2020 елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашырылуы.
-
Сатыш авыл җирлеге яңалыклары
Сатыш авылында дүртенче ел рәттән Саба районы оешуга 90 ел тулуга багышланган "Сатыш авыл җирлеге Кубогы-2020" турниры үткәрелде. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты.
-
Россиядә беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр
Өстәмә түләүле ял көнен баланы беренче дәрескә озату өчен эштән сорап китә алмаган ата-аналарга бирергә тәкъдим ителә.