Сабаның янгын сүндерү бүлеге тарихы
Сабаның 129 номерлы янгын сүндерү бүлеге. Үткән гасырның 1920 нче еллар башында Байлар Сабасы авылында янгын сүндерүчеләр булып нибары ике кеше - Галләм Хуҗин һәм Абдулла Сабиров эшли. Ул вакытта янгын сүндерү бүлеге булмый. Янгын сүндерүчеләр Йосыф исемле кешенең шәхси йортында торалар (хәзер бу урында хәзерләүләр конторасы кибете урнашкан). Берничә елдан соң алты кешедән торган чын янгын командасы оештырыла, команда башлыгы итеп Котдус Латыйпов билгеләнә.
1935-1936 елларда Байлар Сабасында Закир Йосыпов һәм Мәктәп урамнары киселешендә беренче янгын депосы төзелә. Бу депода янгынның мөмкин булган учакларын бетерү өчен 3 ат, мичкәле арба, лом, багор һәм бер мотопомпа булдырыла. Янгын бүлеге башлыгы итеп Галләм Хуҗин билгеләнә.
1940-41 елларда янгын бүлеген Хаҗи Зыяров, 1942 елда Таһир Вәлиев, 1943-1948 елларда Хәйбулла Абдуллин җитәклиләр. Ул вакытта Дәүләт янгын күзәтчелеге белән Хәкимҗан Кәлимуллин шөгыльләнә.Торак сектордагы башлангыч стадиядә янгынны булдырмас өчен, янгын бүлеге командасы янгын сүндерү инвентарьларын тикшерә, коры җил көннәрендә мич ягуны кисәтә, чөнки сугыш елларында йортларның түбәләре саламнан түшәлә һәм авылларда хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калган була. 1948 елдан 1959 елга кадәр янгын сүндерү бүлеге башлыгы булып Хәбибрахман Кәримов эшли.1960 елдан 1975 елга кадәр Хәлиуллин Илдус, 1976 елдан 1989 елга кадәр Гарипов Инель, 1990 елдан 2000 елга кадәр Васил Рәфыйков янгын бүлегенең башлыклары булып билгеләнәләр. 2000 елның декабрендә Сабаның Завод урамы 23 нче йорт адресы буенча яңа янгын часте бинасы төзелеп, файдалануга тапшырыла. 2001 елдан бүгенге көнгә кадәр янгын бүлеген Илдар Закиров җитәкли.
Шәмәрдәндәге 4 номерлы зона эзләү - коткару отряды. Отряд оешканнан бирле җитәкчесе булып Дамир Хәлиуллин эшли. Отряд 5 районга - Саба, Балтач, Арча, Кукмара, Теләче районнарына хезмәт күрсәтә.
1964 елның март аенда Шәмәрдән бистәсендә беренче янгын сүндерү часте оеша һәм ул 1 май урамындагы агач бинага урнаша. Җитәкчеләре булып Алексей Гришин, аннан соң Денис Емельянов, Котдус Фазылҗановлар эшлиләр. 1988 елда Шәмәрдән янгын сүндерү бүлеге Горький урамындагы яңа бинага күчә. Расчетта 3 машина, 14 янгын сүндерүче эшли. 1990 елга кадәр бүлекне В. Шандра, соңыннан В.Ганеев җитәкли. Янгын булеге Арчаның ОППО-4 бүлегенә карый һәм матди-техник һәм финанс ягыннан аның карамагында тора. Техника яңартыла, ЗИЛ машиналары кайта башлый. 1994 елдан бүлекне Р.Р Галләметдинов, 2000 елдан эчке эшләр лейтенанты А.Р. Галимуллин җитәкли. Оешманы үзгәртеп кору барышында янгын бүлекләре МВД карамагыннан МЧС структурасына күчерелә һәм янгын сүндерүчеләр коткаручы функциясен дә үти башлый. Дежурлыкны 4 караул башкара һәрберсендә 7-8 кеше эшли. 2009 ел башыннан Шәмәрдән янгын бүлеге ГКУ «Пожарная охрана» учреждениясенең Саба отряды аерым посты итеп оештырыла. Оешмага И. Мәхәммәтшин җитәкчелек итә. Штатта 11 кеше эшли. 2017 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Шәмәрдән аерым постын Радик Кәримуллин җитәкли. Лесхоз бистәсендә 2009 елдан бирле эшләп килүче янгынга каршы хезмәтнең аерым посты Лесхоз, Сабабаш, Килдебәк, Туктар, Завод Нырты, Олы Нырты, Урта Нырты, Чәбия-Чурчи, Мишәбаш авылларына хезмәт күрсәтә (1207 хуҗалык керә). Постның беренче мөдире Фаяз Габделхаковны 2012 елда Фаил Сәйфуллин алыштырды. Иске Икшермә авыл җирлегенең аерымланган посты янгынга каршы бүлеге 2009 елда капиталь ремонт ясалгач эшли башлады. Хәзерге вакытта алар карамагында 2 янгын сүндерү машинасы бар, постта 11 кеше эшли. Аерымланган бүлеккә 11 авыл, 1207 йорт кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев