Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР эшмәкәрләре дәүләттән дезинфекциягә 146 млн сумнан артык акча алган

Эшмәкәрләрнең профилактик һәм дезинфекцияле чараларга чыгымнарын субсидияләү программасы 15 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Эшмәкәрләрнең профилактик һәм дезинфекцияле чараларга чыгымнарын субсидияләү программасы буенча Татарстан эшмәкәрләре инде 146 млн сумнан артык акча алган, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

"13 августка бизнестан субсидияләр алуга 10 мең 92 гариза килгән, бу әлеге ярдәм чарасына мөмкин булган дәгъвачыларның гомуми санының 90%ын тәшкил итә, алар тарафыннан 146,4 млн сум алынган", - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу программа республика эшмәкәрләрендә зур уңышка ирешкән. Мәсәлән, Мөслим, Әгерҗе, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Кайбыч, Әтнә, Саба һәм Балтач муниципаль районнарында бушлай турыдан-туры субсидияләргә дәгъва кылучы барлык эшкуарлар гариза биргән инде.

Исегезгә төшерәбез, субсидияләрне эшчәнлекләре персоналның клиент белән тыгыз һәм озак вакытлы элемтәгә белән бәйле булган оешмалар гына алырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев