Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авыл җирлеге яңалыклары

Сатыш авылында дүртенче ел рәттән Саба районы оешуга 90 ел тулуга багышланган "Сатыш авыл җирлеге Кубогы-2020" турниры үткәрелде. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты.

Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла. 

Сатыш авылында авыл эчендәге юлны асфальтлау буенча эш башкарылды. Барлыгы 700 метр асфальтланган. «Татавтодор» АҖнең Саба филиалы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

12 август көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Ямьле Саба» проекты, ТАССРның 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан балалар белән «Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы» дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Оештыручылар балаларны урман үсемлекләре, агачлар белән таныштырдылар. Алар бик күп кызыклы фактлар белделәр,хайваннар,үсемлекләр, файдалы һәм зарарлы бөҗәкләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев