Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор музейларда туристик экскурсияләр үткәрергә рөхсәт итте

Санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Россия музейлары янә туристик экскурсияләр үткәрә ала. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тыюны гамәлдән чыгару турында карар илдәге эпидемиологик хәлнең яхшыруына һәм РФ Мәдәният министрлыгының мөрәҗәгатенә бәйле кабул ителде.

Шулай итеп, туристик-экскурсия төркемнәре музейларга, музей-тыюлыкларга һәм сарай-парк музейларына керү мөмкинлеге алачак.

Әгәр санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев