Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Россельхозцентр» Татарстан авыл хуҗалыгына заманча технологияләрне кертә

«Тататарстан Республикасы цифрлы моделе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы актив рәвештә үсемлекчелек өлкәсе буенча инновацион технологияләрне кулланылышка кертә. Бу процессның әһәмиятле өлеше булып республика аграрияләрен оператив мәгълүматлаштыру максатыннан, «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасын һәм «Фитосанитар күзәтчелек» системасын кертү торды.

«АгроСемЭксперт» мәгълүмат системасы республикада һәм районда орлыкның сыйфаты турындагы мәгълүматны тәүлек әйләнәсендә алу мөмкинлеген бирә, кирәкле орлыкларны һәм сатучыларның элемтә номерларын эзләүне гадиләштерә, шулай ук чәчү барышын һәм орлык фондын контрольдә тотарга ярдәм итә.

Программа мәгълүматны анализлау мөмкинлеген ача, орлыклар турында мәгълүмат туплау һәм эшкәртү эшен җиңеләйтә. Системада «Куллану өчен рөхсәт ителгән селекционерлар казанышларының Дәүләт реестры»на кертелгән үсемлек сортларын тиз арада эзләп табу да каралган. Бу кызыксындырган сортның кайсы елда реестрга кертелгәнлеген һәм чәчү өчен рөхсәт ителүче регионны белү мөмкинлеген бирә.

«Агросемэксперт» программасын смартфоннарда һәм планшетларда файдалану өчен дә җайлаштырылган.

«Фитосанитар күзәтчелек» мәгълүмат системасы (веб-сайт, мобиль кушымта) табылган зарарлы объектлар турында геолокацион параметрлары күрсәтелгән цифрлы форматта мәгълүмат алу һәм хуҗалык территориясе белән янәшәдәге җирләрдә корткычлар табылу фактлары һәм үз вакытында чаралар күрү турында аграрийларга оператив режимда хәбәр итү мөмкинлеген бирә.

Шул рәвешле, киләчәктә һәр кулланучы өчен мобиль телефон аша басулардагы зарарлы объектларлар турындагы актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырылачак.

Моннан кала, программада чүп үләннәре, корткычлар, авырулар турындагы белешмәлекләр, зарарлылыкның икътисади чикләре турында мәгълүмат, «РФ территориясендә куллану өчн рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге», шулай ук зарарлы объектлар белән көрәш чаралары исемлеге дә куллану өчен ачык булачак.

Үз чиратында агрономнар Росия авыл хуҗалыгы үзәге экспертларына табылган зарарлы объектлар турында мәгълүмат (ш. и. фотоматериаллар да) җибәрә һәм үсемлекләрне саклау буенча квалификацияле ярдәм алу мөкинлеген алачак.

Шулай ук аграрийлар өчен вакытында чаралар күрү максатыннан корткычларның таралуы турындагы фаразлар да ярдәмгә киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, үсемлекчелек буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кую буенча «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 2014 елда башлап эшчәнлек алып бара. Тәүге адымнарының берсе булып авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сигналлы СМС хәбәр аша мәгълүматлаштыру хезмәте булды. Аның нигезендә хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнар басулар турында мәгълүмат ала һәм авыл хуҗалыгы чәчүлекләрендә зарарлы объектларга каршы вакытында чаралар күрә, шул рәвешле уңышны саклап кала. Ел саен җибәрелүче хәбәрләрнең һәм абонементларның саны арта. 500 гектардан артык чәчүлеккә ия хуҗалыкларга бу мөмкинлек бушлай бирелә. Хәзерге вакытта бу хезмәт зур популярлыкка ия һәм абонетлар саны 700дән артып китте.

Шулай ук 2018 елдан WhatsApp хезмәтендә республика аграрийларына басуларда оператив ярдәм оештыру максатыннан ачылган «РСЦ–консультант» төркеме дә эшли.

2017 елда «Дистанцияле уку системасы» порталы да эшләтеп җибәрелде. Әлеге ресурс филиал хезмәткәрләренә эш урыныннан китмичә генә белемнәрне арттыручы төрле семинарлар, тренинглар, укулар уздыру мөмкинлеген бирә. Моннан кала, хезмәткәрләр порталда булган форумны файдаланып үзара аралаша ала. Һәр белгеч өчен шәхси кабинет булдырылды, биредә аның барлык эшчәнлеге (узаган курсларының саны, тестлары исәбе һәм җыелган баллары) чагылыш ала.

Татарстан Республикасы территориясендә Сосновский балтырганы таралышын билгеләү максатыннан, 2018 ел дәвамында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан РТ агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасында чүп үләненең паспорты эшләнелде. Филиал белгечләре әлеге паспортны тутыру буенча укулар узды. Филиалның һәр беркетелгән хезмәткәренә Сосновский балтырганы мәйданнарын билгеләү өчен шәхси кабинет булдырылды. Бу проект чүпләнү масштабларын билгеләү һәм киләсе елда Сосновский балтырганы белән көрәшне башлау өчен булдырылды.

Заманча технологияләр «Россельхозцентр» ФДБУнең филиалына Татарстан Республикасы буенча субъект аграрийларын мәгълүматлаштыру һәм үсемлекчелек өлкәсендә хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча яңа дәрәҗәгә күтәрелү мөмкинлеген бирә.

Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Фото: greenandcofarming.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X