20 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда 25 градуска кадәр суытачак
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 21 ноябрьдә Россиянең Европа өлешенә метеорологик кыш киләчәк.
-
Ике машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәтен каршы полосага чыккан «БМВ» китереп чыгарган.
-
“Тоннель” операциясе үтәчәк
ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклау максатында, атна ахырында чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрәчәк.
-
"Каз өмәсе"
Авылыбызда каз өмэсе. Көз-кыш айлары, җәй карап үстерелгэн урдәк, казларны суя торган вакыт. 19 ноябрь көнне "Мизгел"фольклор ансамбеленә йөрүче Хазиева Сәрия апанын гаиләсендә каз өмэсе булып үтте. Бөтен шартына китереп " Мизгел" Фольклор ансамбеленә йөрүче өлкәннәребез белән казлар чистарттык. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.
-
Мөлаем ханым
Авылыбыз фельдшеры Гөлнар Сәлимгәрәева тумышы белән Ике басу Арташ авылыннан. Шунда башлангыч белем алган, аннан соң белем нигезләрен Олы Арташта, ә 10-11 сыйныфларны Икшермә урта мәктәбендә үзләштергән. Гөлнар кечкенәдән табибә булырга хыяллана һәм мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзән медицина көллиятендә укый. Ә 2000 елда Саба бала тудыру йортында акушерка булып хезмәт юлын башлап җибәрә.
-
Һаман да күңел ышанмый
Юл газабы- гүр газабы, дип белми генә әйтмәгәннәрдер борынгылар. Юлсызлык бәгырьне өзә. Сабага барып кайтам да, үзебезнең урамга керү белән, моннан 70 ел элек мәрхүм булган әтием искә төшә, тагын яралар кузгала. Чиләбе шәһәрендә туган бала бит мин. 1941 елда сугыш башланганда әти шахтада эшли иде, мине- бер яшьлек һәм 40 көнлек сеңлем Әминәне әни белән авылга кайтарып куя. Үзе берничә көннән фронтка алына. Ялангач өй, ашарга 1 кашык он, ягарга бер кисәк утын юк. Менә яшә син шунда «аяксыз» ике бала белән.
-
“Театраль Идел буе" фестивале финалындагы спектакльләр өчен тавыш бирү мөмкин
Иң яхшы спектакль өчен бер тәүлек эчендә 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин.
-
Диләрә Илалтдиновадан шатлыклы хәбәр
Популяр җырчы Диләрә Илалтдинованың 19 ноябрь инстаграмга куйган фотосы халыкта зур гына шау-шу тудырды. Фото буенча Диләрәнең бәби көткәнен аңлап була. Фото астына ул “Алла бирса, тиздән” дигән. Җырчы артыннан инстаграм аша күзәтеп баручылар туачк сабыйга матур теләкләр дә теләп өлгергәннәр.
-
Казанда «Глушко» тукталышында трамвайлар туктап калган
«Кояшлы шәһәр» торак комплексына таба барганда рельсларның 40 сантиметры өзелеп чыккан.
-
«Россельхозцентр» Татарстан авыл хуҗалыгына заманча технологияләрне кертә
«Тататарстан Республикасы цифрлы моделе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы актив рәвештә үсемлекчелек өлкәсе буенча инновацион технологияләрне кулланылышка кертә. Бу процессның әһәмиятле өлеше булып республика аграрияләрен оператив мәгълүматлаштыру максатыннан, «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасын һәм «Фитосанитар күзәтчелек» системасын кертү торды.
-
“Минем корабль суга төшерелде"
22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көннең сайлануы һич кенә дә очраклы түгел. 22 ноябрь – 200 мең сүзне эченә алган рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзегән Владимир Иванович Дальнең (1801-1872) туган көне.
-
ТРАНСПОРТ КАРТАСЫ АЛЫГЫЗ
Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында Карар кабул ителде.
-
1 ДЕКАБРЬГӘ КАДӘР ГЕНӘ
Цифрлы телевидениегә чорында аны карау мөмкинлеге биргән приставка һәм антенна сатып алганда ташламалардан хокукы булган кешеләргә компенсация рәсмиләштерү өчен республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Сабадагы бүлекчәсенә гариза бирергә нибары 10 көн калып бара.
-
Социаль хезмәткәрләр хезмәтләре
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәләре өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезгә үзләренә бирелгән тиешле эшләрен башкаралар.
-
Лениногорскида төнлә чыккан янгында ир-ат мәетен тапканнар
Янгын Ирек урамында чыккан.