Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида төнлә чыккан янгында ир-ат мәетен тапканнар

Янгын Ирек урамында чыккан.

Лениногорскида төнлә янган йортта өлкән яшьтәге ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына төнге сәгать берләр тирәсендә Ирек урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Янгын йокы бүлмәсендә килеп чыккан, аның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил иткән.

Сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр йортның 66 яшьлек хуҗасы мәетен тапкан.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X