«Кояшлы шәһәр» торак комплексына таба барганда рельсларның 40 сантиметры өзелеп чыккан.
Казанда «Глушко» тукталышында, рельс өзелү сәбәпле, трамвайлар туктап калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Аларның мәгълүматларына караганда, «Кояшлы шәһәр» торак комплексына таба барганда рельсларның 40 сантиметры өзелеп чыккан.

«Метроэлектротранс» оешмасында рельсның өзелүе температураның кискен түбәнәюе аркасында килеп чыккан, дип хәбәр иттеләр.
Якын арада трамвай линиясен торгызачаклар, бишенче маршрут график нигезендә эшне яңартачак.
Фото: соцсети
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев