Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 ДЕКАБРЬГӘ КАДӘР ГЕНӘ

Цифрлы телевидениегә чорында аны карау мөм­кинлеге биргән приставка һәм антенна сатып алганда ташламалардан хокукы булган кешеләргә компенсация рәсмиләштерү өчен рес­публика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Сабадагы бүлекчәсенә гариза бирергә нибары 10 көн калып бара.

Шуннан  соң, ягъни 1 декабрьдән гаризалар кабул итү туктатылачак. Инде газетада  язылганча, компенсация түбәндәге  категория гражданнарга бирелә: 18  яшькә кадәрге өч һәм күбрәк баласы булган, баласына  пособие  алучы гаиләләргә; 70 яшькә җитеп  ялгыз  яшәүче пенсионерларга һәм  ялгыз инвалидларга (җан башына айлык керемнәре 20 меңнән артмаса), инвалид балалары булган  гаиләләргә. Компенсация приставканың бәясе күләмендә бирелә (әмма 1000 сумнан артмый), аны районда 62 кеше  алды  инде.  Ә  цифрлы сигналлар барып җитмәгән  авылларында яшәүче аз керемле гаиләләргә спутник телевидениесе сатып алу һәм монтажлау чыгымнары өчен компенсация алу хокукыннан бер кеше – Тенеки авылы гражданы  файдаланды. Аңа 7300 сум   күләмендә акча банктагы  счетына   күчерелде.

Фото: pronedra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев