Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ике машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәтен каршы полосага чыккан «БМВ» китереп чыгарган.

Татарстанда Казан — Оренбург юлында «БМВ» һәм «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез Казан — Оренбург юлының 47нче чакрымында «БМВ» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада» белән кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре һәм һәлак булган затларның шәхесләре ачыклана. Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X