Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мөлаем ханым

Авылыбыз фельдшеры Гөлнар Сәлим­гәрәева тумышы белән Ике басу Арташ авылыннан. Шунда башлангыч белем алган, аннан соң белем нигезләрен Олы Арташта, ә 10-11 сыйныфларны Икшермә урта мәктәбендә үзләштергән. Гөлнар кечкенәдән табибә булырга хыяллана һәм мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзән медицина көллиятендә укый. Ә 2000 елда Саба бала тудыру йортында акушерка булып хезмәт юлын башлап җибәрә.

Тагын бер елдан ул Сабайга фельдшер булып билгеләнә, 2008 елда  аңа Тимершык участогы да өстәлә. 2018 елның 1 октябреннән Гөлнар Аль­берт кызы Кызыл Мишә фельдшер-аку­шерлык пунктында эшли башлый. Гаиләсендә дә ул үрнәк ана, ире Ильяс белән 3 ул тәрбиялиләр. Олы малайлары укытучылыкка укый, икенчесе- 5 сыйныфта белем ала, киләчәктә әнисе юлын сайларга тели, ә төпчек малайга әле 3 яшь кенә. Тормыш иптәше Ильяс хокук саклау органнарында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Кайчагында медицина хезмәткәрен ярдәм сорап төнлә белән дә чакырталар. Шундый вакытта Гөлнарга Ильяс ярдәмгә килә. Шәфкать иясе Гөлнарны  мөлаемлыгы, итагатьлеге өчен бар да хөрмәт итәләр.

Фирәис Нигъмәтҗанов, Кызыл  Мишә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X