Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Минем корабль суга төшерелде"

22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билге­ләп үтелә. Нәкъ менә шушы көннең сайлануы һич кенә дә очраклы түгел. 22 ноябрь – 200 мең сүзне эченә алган рус теленең аңлатмалы сүзлеген төзегән Владимир Иванович Дальнең (1801-1872) туган көне.

Сүзлекләр аңа кадәр дә булган, ләкин Даль телне лексик баету ысулларын да тәкъдим итә торган уникаль сүзлек булдырган. Ул күпләргә шушы сүзлекне иҗат итүче буларак билгеле. Даль сүзлеге – чын хәзинә, анда халык теле. Сүзлеккә шулай ук чит телләрдән алынган сүзләр дә кертелгән, искергән сүзләр дә бар. Һәр сүзне мәкальләр озата бара. Аның сүзлеген кызыклы очерк буларак укырга була, ул безнең көннәрдә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Даль бу эшкә тотынмаган булса, күп кенә сүзләрнең мәгънәсе югалган булыр иде. Ә бит ул җыйган сүзләрне аңлатма бирмичә язып чыгарырыр өчен генә дә 500гә якын гади дәфтәр ки­рәк. Даль сүзлеге – халык тормышы энциклопедиясе ул.  Сүзлек бас­ты­рылгач, Владимир Иванович: “Минем корабль суга төшерелде", – ди. Әлеге сүзләре белән ул   үзенең бөек хезмәтенең киләчәген билгели: зур корабка – зур йөзү. Бу бөек корабль  мәдәниятыбызнең иксез-чиксез океаннары буйлап озак йөзәр әле.

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне – безнең мәктәп өчен дә зур ва­кыйга. Алардан башка яхшы бил­геләр алып та, фән олимпиадаларында җиңүләргә ирешеп тә булмый. Бу көннәрдә мәктәп китапханәсендә әлеге бәйрәмгә багышланган зур күргәзмә эшли, классларда әңгә­мә­ләр, викториналар уза, укучылар өйләрендә булган сүзлекләр һәм энциклопедияләрне барлыйлар, Вла­­­димир Иванович Дальнең тор­мыш юлын һәм эшчәнлеген өйрә­нәләр. Ә аның тормышы һәркай­сы­бызга үрнәк булырлык.

Алсу Вәлиева

Килдебәк урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец сенлем Алсу!! Безнен нэселне кутэрэсен! Рэхмэт!!!

    2
    X