Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Һаман да күңел ышанмый

Юл газабы- гүр газабы, дип белми генә әйтмәгәннәрдер борынгылар. Юлсызлык бә­гырь­не өзә. Сабага барып кай­там да, үзебезнең урамга керү белән, моннан 70 ел элек мәрхүм булган әтием искә тө­шә, тагын яралар кузгала. Чиләбе шәһәрендә туган бала бит мин. 1941 елда сугыш башланганда әти шахтада эшли иде, мине- бер яшьлек һәм 40 көнлек сеңлем Әминәне әни белән авылга кайтарып куя. Үзе берничә көннән фронтка алына. Ялангач өй, ашарга 1 кашык он, ягарга бер кисәк утын юк. Менә яшә син шунда «аяксыз» ике бала белән.

Әти ниләр уйлап кайтарды икән безне  мондый шартларга дим хәзер. Хәер, мондый язмышлы кешеләр татарда күп булган инде ул. Бер ял күрмичә булсын дип тырышканнар. Әтинең киткән көннән алып бер хәбәре дә килми. 1945 елның 24 июнендә коры сөяк белән тирегә калган кыяфәттә кайтып егыла ул өйгә. Хастаханә юлында 5 ел йөргәннән соң 1951 елның 1 сентябрендә вафат булды. Аның яшәр җире дә юк иде инде. Бер елны сугышта булучыларга акча бирәчәкләр, хәрби комиссариатка барырга кирәк дигән хәбәр таралды. Барган идем, әтинең фронтка киткәне дә, кайтканы турында да бер мәгълүмат юк. Хастаханәдән архивтан эзләгез диделәр. Менә шулай булгач сугыш чоры баласына нинди хөрмәт булсын. Бу сугыш афәте ниләр генә күрсәтмәде инде. Әтисезлек бәгырьгә үтте. Ачның хәлен тук белми дигәндәй, аталы кеше әтисезләрнең ничек тилмергәнен һич тә аңлый алмагандыр ул. Авыл кешесенә аеруча кыен булды. Хәзерге яшьләрнең авылдан шәһәргә китүләренә аптырыйсы юк. Алар ишетеп –  белеп үскән бит өлкәннәрнең төнге 11 дә ятып, таң белән эшкә киткәннәрен. Бер көн ял, сананаторий күр­мичә. Шул авырлыкларны күреп үскәнгә, бүгенге тормышымны оҗмахка тиңлим.  Сүз башым юл газабы турында иде бит. Быел безнең урамга халыктан җыелган акчага минем өй турысына кадәр таш җәйделәр. Нинди сөенечем бар соң дисәм –  юллы булдык бит! Калган ягы икенче елга булыр дип өметләнәбез инде, Ходай кушса. 80 ел буе юлсызлыктан тилмердек. Урамыбызны  тикмәгә генә элек шоферлар каһәр суккан урам дип йөртмәгәннәрдер инде. Юллы булуыбызга һаман да күңел ышанмый. Менә шулай өлкәнәйгәч, аздан да күңел була, элеккеге хатирәләр дә кузгала икән.

Мәдинә Каюмова.

Сатыш авылы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев