Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия банклары клиентларының биометрик мәгълүматларын җыя башлый

Владимир Путин банкларга интернет аша хезмәт күрсәтү хокукын бирү турындагы законны 2017 елда ук имзалаган иде.

Россиядә клиентларның биометрик мәгълүматларын җыю хокукы бирүче закон үз көченә керде. Алынган мәгълүмат бердәм биометрик системада сакланачак. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Россия Президенты Владимир Путин мондый законны 2017 елда ук имзалаган иде. Аның буенча банклар клиентка интернет аша хезмәтләр күрсәтү хокукын ала. Биометрик идентификация механизмын кертү турындагы нигезләмәләрнең бер өлеше 29 июньдә үк үз көченә керде.

Клиентның шәхесен читтән торып раслау өчен, банклар бердәм идентификация һәм аутентификации системасын (ЕСИА) кулланачак. Аннары мәгълүматларны Бердәм биометрик система мәгълүматлары белән чагыштырачак. Моның өчен ике параметр – тавыш һәм фото кулланылачак., диелгән әлеге хәбәрдә.

Инициатива авторлары фикеренчә, бу шәхесне ачыклауда һәм клиентларның акчаларын саклауда төгәллекне сизелерлекне арттырачак.

Фото: https://pixabay.com | geralt
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев