Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Гидрометеоүзәге ил климатындагы үзгәрешләрнең тизләнүе хакында кисәтте

Температураның күтәрелүе табигать күренешләре саны артуга, күпьеллык туңлыкның деградациясенә, Арктика һәм Төньяк диңгез юлындагы бозларның кимүенә китерергә мөмкин.

Соңгы унъеллыкта Россиядә температура зур тизлектә күтәрелә башлаган. Әйтик, ил территориясендә ул Цельсий буенча — 0,51, шул ук вакытта, дөнья күләмендә уртача күрсәткеч 0,18 градус тәшкил итә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең Воейков исемендәге Баш геофизика обсерваториясе директоры Владимир Катцовка сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге нәтиҗәләр галимнәр бастырып чыгарган 2020 елгы мәгълүматлар нигезендә ясалган.

«Күптән түгел РФ Гидрометеоүзәгенең 2020 елда Россия территориясендә климатның торышы турында чираттагы еллык доклады дөнья күрде. Әлеге докладтан күренгәнчә, бездә 70нче еллардан алып бүгенге көнгә кадәр климатның үзгәрү тизлеген бәяләү күрсәткечләре яңарды, алар үзгәрешләрнең артуга таба баруы хакында сөйли», - диде белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге тенденция сакланмаска да мөмкин.

Галим сүзләренчә, климаттагы мондый үзгәрешләр табигать күренешләре саны артуга, күпьеллык туңлыкның деградациясенә, Арктикада диңгез бозының кимүенә һәм Төньяк диңгез юлындагы бозның юкка чыгуына китерергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X