13 апрель 2021 яңалыклары
-
«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды
Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.
-
14 апрельгә һава торышы
14 апрельдә аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +2..+7°, көндез +17..+22° градус җылы.
-
Мөфти сайлауларында катнаштылар
Кичә Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы VIII Корылтае узды. Зур җыенда безнең районнан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, 50ләп авыл имамы катнашты. Корылтайда Татарстан Мөфтие итеп кабаттан Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә космонавтика көненә багышланган чаралар узды
12 апрельдә без космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә космонавтика көненә багышланган чаралар үткәрелде.
-
Рашат Якупов: Хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре өчен татар телен гади итеп өйрәтәчәкбез
Курста аралашу һәм камил дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган башлангыч дәрәҗә тел белеме биреләчәк.
-
"Бәләкәч"ләр: Алга, йолдызларга!
12нче апрель көнне Байлар Сабасы бистәсенең 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Алга, йолдызларга!» дип исемләнгән беренче кешенең космоска очуына 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Тәрбияләнүчеләр Ю.А. Гагарин һәм аның тарафдарларының батырлыкларын бәяли алдылар, катлаулы шартларда эшләргә өйрәнделәр, киләчәктә Ватан алдындагы бурычларны үтәргә әзер булуларын күрсәттеләр.
-
Төбәк сөтчелек фермасында семинар-киңәшмә
10нчы апрель көнне Төбәк сөтчелек фермасы базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды. Анда шулай ук район башлыгы Р.Н. Миңнеханов та катнашты.
-
Әлмәттә эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган
Фаҗига бүген иртән элеккеге автотранспорт предприятиесе территориясендә булган.
-
Ир-ат командалары арасында волейбол буенча Чемпионаты
12нче апрельдә МБУ «Спорт комплексы»нда 19:00 сәгатьтә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
-
Россия Гидрометеоүзәге ил климатындагы үзгәрешләрнең тизләнүе хакында кисәтте
Температураның күтәрелүе табигать күренешләре саны артуга, күпьеллык туңлыкның деградациясенә, Арктика һәм Төньяк диңгез юлындагы бозларның кимүенә китерергә мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән тәбрик итте
2021 елда изге ай 13 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Дуслык әйлән-бәйләне
10нчы апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Ак калфак" әгъзалары белән "Дуслык әйлән-бәйләне" дип исемләнгән очрашу үткәрде. Бу чарада туган телләрне, мәдәниятне һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү турында сөйләштеләр. Икенче өлеше "Гөлбану", "Бармак алышлы" кебек халык уеннарына зур әһәмият бирелде. Шулай ук концерт номерлары һәм биюләр дә булды. Чара бик күңелле үтте, барысы да канәгать калдылар.
-
Яңа уен мәйданчыгы
Әти-әниләрнең күп санлы соравы буенча, балалар өчен яңа уен мәйданчыгы үзәккә күчерелде. Моңа өлкәннәр дә балалардан ким шатланмады. Мәйданчык күп кенә балаларның һәм ата-аналарның игътибарын җәлеп итә. Көнозын балаларның шат тавышларын ишетеп, шау-гөр килеп уйнауларын күреп күңел шатлана.
-
Заманча шигърият. Мәхәббәт турында шигырь. Укый Лилия Шагалеева
«2FAN» YouTube-каналында беренче тапкыр башкорт телендә ролик чыкты. Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
-
Юрий Гагарин-мәңгегә беренче!
Галәм көне - ил тормышында зур вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Балаларга үз иленә, аның мәдәниятенә карата горурлык һәм хөрмәт хисен, ил тормышына шәхси аңны тәрбияләү бик мөһим. Галәм темасы балаларга кызыклы, шуңа күрә укытучылар, тәрбиячеләр аны беркайчан да игьтибарсыз калдырмый.