Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә космонавтика көненә багышланган чаралар узды

12 апрельдә без космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Бу истәлекле көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә космонавтика көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Бию  бүлегенең 3 нче сыйныф укучылары өчен укытучы Гарипова Г.М. «Космос геройлары»дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Балалар космос һәм космонавтлар турында зур кызыксыну белән әңгәмә алып бардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Дәрес ахырында укучылар бергәләп флешмоб биеделәр.

Шул ук көнне балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары "Космос" дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Балаларыбызның фантазиясе һәм иҗаты чикләрне белми! Балалар эшләрендә космик киңлекләр, галактика, планета һәм йолдызлар сүрәтләнгән иде. Барлык эшләр дә индивидуаль һәм кабатланмаслыгы белән аерылып торды.

Авиация һәм космонавтика көнендә укытучы Мөбәрәкҗанова А.З. бию бүлегенең 2 нче сыйныф укучылары белән  дәрес барышында «Космонавт булырга  әзерлек» дигән темага уен һәм конкурслар үткәрде. Дәрес ахырында балалар кәгазьдән самолетлар ясап очыртып  җибәрделәр.

Дәресләр күңелле, кызыклы, истә калырлык төрле тематик уеннар белән үрелеп узды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев