Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия халкының яртысыннан күбрәге эш урыннары белән канәгать түгел

Эшкә тискәре мөнәсәбәтнең иң еш очрый торган сәбәбе – хезмәт хакының түбән булуы.

Россия халкының яртысы (53 процент) үзләренең эш урыннарыннан канәгать түгел. Бу НАФИ Аналитик үзәге уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренә дип хәбәр итә RT.

Респондентлар күрсәтүенчә, эшкә тискәре мөнәсәбәтнең иң еш очрый торган сәбәпләре - хезмәт хакларының түбән булуы һәм тоткарлануы (27 процент), эштә зур йөкләнеш (14 процент).

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 17 проценты үз эш урыннары белән канәгать һәм аны башкаларга да киңәш итәргә әзер. Әлеге категориядә җавап бирүчеләр хезмәт хакларының тиешле күләмдә (11 процент) булуын, компаниянең стабиль һәм ышанычлы икәнен (5 процент), социаль пакет (3 процент) турында сөйләгәннәр.

Җавап бирүчеләрнең 76 проценты алдагы ярты елда эш урынын алыштырырга җыенмый, ә 14 процент халык эш алыштыру турында уйламаган.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев