Россия Хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерүне раслады
Россиядә яшәүчеләрне май бәйрәмнәрендә озын ял көтә.
Россия хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерү графигын раслады. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә кабинет битендә хәбәр ителә.
Шул ук вакытта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәрендә «4 һәм 5 гыйнвар көннәре (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәре 4 һәм 5 май көннәренә күчереләчәк» диелгән. Шулай итеп, россиялеләрне майда янә озын яллар көтә.
Фото: Михаил Захаров/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев