Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ел ахырына кадәр яшүсмерләргә ковидтан «Спутник М» вакцинасын ясый башлыйлар

Пациентларга ике компонентлы препарат 21 көн ара белән ясалачак. 

2021 елның ахырына кадәр 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә коронавирустан прививка ясый башлыйлар.

«Ел ахырына кадәр бөтен Россия буенча үсмерләр арасында беренче вакцинацияне уздырачакбыз», — дип Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләрен китерә ТАСС. 

«Спутник М» вакцинасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 24 ноябрьдә хупланды.

Балаларга профилактик прививкалар 15 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хәбәр ителгәннән соң һәм аларның ризалыгыннан соң ясала. Ә балигъ булмаган балага 15 яшьтән артык булса, ул үзе ризалык биргәннән соң вакцинация узачак. 

Михаил Мурашко сөйләгәнчә, ел ахырына кадәр әйләнешкә «Спутник M» вакцинасының 150 меңгә якын дозасын чыгару планлаштырыла.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев