Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә иң киң таралган һөнәрләрнең юкка чыгу вакытын атадылар

Хәзерге вакытта сатучы-кассирлар Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәр санала.

Бүгенге көндә Россиядә иң киң таралган һөнәрләр – машина йөртүче һәм сатучыларны ун елдан соң цифрлы сервислар алыштырачак.

«Югары икътисад мәктәбе» Илкүләм тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов Сколково фән һәм технологияләр институтындагы белем бирү интенсивында шундый фараз ясады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Кузьминов сүзләренчә, хезмәт базарының трансформациясе эчпошыргыч акыл хезмәте элементларын алгоритмнарга алыштыру белән бәйле.

Ихтыяҗын югалтып баручы почтальон һөнәрен телгә алып, профессор ун елдан соң машина йөртүчеләр, каравылчылар, техник тәрҗемәчеләр һәм сатучыларның дүрттән өч өлешенең кирәге калмаячак дип искәртте.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев