Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәшит Шамкай кабат сәхнәгә кайта

Яңа ел алдыннан Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай инфаркт кичерде. Ул вакытта Рәшит абый: "Концертларга нокта куелды", - дигән иде. Әмма юмор остасы яраткан тамашачысын сөендерергә уйлаган. 19 мартта узачак "Мишәрләрем" концертында Рәшит Шамкайны да күреп булачак. - Иң беренче тапкыр оештырылган "Мишәрләрем" концертында катнаштым да, аннан соң минем белән...

Яңа ел алдыннан Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай инфаркт кичерде. Ул вакытта Рәшит абый: "Концертларга нокта куелды", - дигән иде. Әмма юмор остасы яраткан тамашачысын сөендерергә уйлаган. 19 мартта узачак "Мишәрләрем" концертында Рәшит Шамкайны да күреп булачак.

- Иң беренче тапкыр оештырылган "Мишәрләрем" концертында катнаштым да, аннан соң минем белән күңелсез хәл булды. Операция кичердем. Өченче ай китте инде. Ике ай буе дарулар гына эчеп тордым, даруны ипи ашаган кебек ашадым. Дару алуга аена 12 мең акча китте. Хәзер эчмим дә, тартмыйм да. Инде аякка баскач, яңадан сәхнәгә чыгасым, эшлисем килә. Репертуарым да бай, үзем язган шигырьләрем дә күп, - дип сөйләде Рәшит Шамкай Intertat.ru хәбәрчесенә.

Оештыручылар сөйләвенчә, "Мишәрләрем" дип исемләнгән уникаль шоу-проектның билетлары шулкадәр тиз арада сатылып беткән ки, 19 мартта ул күп санлы тамашачылар соравы буенча өченче тапкыр оештырыла. "Уникс"та узачак тамашада Нияз Җәләлов, Рәшит Шамкай, Ринат Рахматуллин, ИлСаф, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илсөя Бәдретдинова, Ринат Вәлиев, Ранис Габбазов, Азат Абитов һәм Гөлназ Сәфәрова катнашачак.

Шуны да әйтергә кирәк, тиздән "Мишәрләр" проектының гастрольләре башлана. 12 апрельдә - Яр Чаллыда, 13 апрельдә - Түбән Камада, 14 апрельдә Әлмәттә иң оста мишәрләр сәхнәне кыздырачак!

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X