Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәшит Шамкай: "Ялгызым калганда елап йөрим"

Рәшит Шамкай җиде ай элек йөрәгенә операция ясатты. Бүген инде хәле ярыйсы.

- Рәшит абый, гомер юлында үкенечләр бармы?
- Сәхнәгә эчеп чыгулар булды инде. Кайбер артистларны шуның өчен куып та чыгардылар. Мин бер утырып еладым да калдым.
- Камал театры турында сөйләгәндә, күңелегез кайный башлый бугай...
- Күпме энергия югалтканмын анда! Суфия апаң Камал театрында склад мөдире булып эшләп йөри. Корсаклы чагы. Декретка чыгарга кирәк. Ачулары килмәсен, хәтерләре калмасын дип ялга җибәрмәдем. Шулай бервакыт китапларны алырга дип менгән җирдән, баскыч белән бергә егылып төште. Бала алты айлык булып туды. 10 көн генә яшәп калды да, теге дөньяга китеп барды сабый. "Рөстәм" дип исем кушып күмдек. Күңелдә гомерлек яра калды. Өйдә үзем генә чакта шуны уйлап, әрнеп елап йөрим. Рәнҗешләрем дә төшәсе кешеләргә төште...
http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев