Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары халык рейтингын җитәкли

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләре үзәге төзегән губернаторлар рейтингында беренче тапкыр лидерлык итә. Татарстан лидеры 4 айда рейтингта икенче урыннан беренчегә күтәрелгән. "Рөстәм Миңнеханов, беренче туры сайлауларына бернинди рисксыз диярлек, Владимир Путинның яхшы теләкләре белән чыга. Әгәр ниндидер гадәттән тыш хәл булмаса, Рөстәм Миңнехановның тарафдарлары...

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләре үзәге төзегән губернаторлар рейтингында беренче тапкыр лидерлык итә. Татарстан лидеры 4 айда рейтингта икенче урыннан беренчегә күтәрелгән.

"Рөстәм Миңнеханов, беренче туры сайлауларына бернинди рисксыз диярлек, Владимир Путинның яхшы теләкләре белән чыга. Әгәр ниндидер гадәттән тыш хәл булмаса, Рөстәм Миңнехановның тарафдарлары оештырган праймериз агитацион характерда узачак. Быел Россиянең барлык төбәкләре башлыклары "Президент" атамасыннан баш тартырга тиешлеге турындагы федераль законга карамастан, көзен Татарстанда нәкъ республика Президенты сайлаулары уза. Бу әлеге төбәкнең аерым статусын ассызыклый", - диелгән тикшеренү нәтиҗәләрендә.

Бу "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәгенең, экспертлар РФ субъектлары җитәкчеләре гамәлләренә бәя биргән беренче тикшеренүләре. Эксперт базасы үсеше һәм төбәкләрдән тулырак мәгълүмат алу нәтиҗәсендә, анда беренче тапкыр барлык төбәкләр дә кергән. Киләчәктә "Губернаторлар рейтингы" тикшеренүләрен ике ай саен тәкъдим итү планлаштырыла.

Тикшерүчеләр рейтингны төзегәндә ачык чыганаклар һәм инсайдер мәгълүматларына мөрәҗәгать иткән, әмма иң мөһиме белгечләр төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар фикерләренә биргән. Нәкъ менә шул мәгълүмат чыганагы тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәләрен билгеләгән. Россия субъектлары буенча төп мәгълүмат агымдагы елның гыйнарыннан апреленә кадәр җыелган.

Рейтингның лидерлар бишлегенә Рөстәм Миңнеханов (Татарстан), Евгений Савченко (Белгород өлкәсе), Владимир Якушев (Төмән өлкәсе), Дмитрий Кобылкин (Ямал-Ненец автономияле округы) һәм Аман Тулеев (Кемерово өлкәсе) кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев