Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов бакчачыларга социаль дистанцияне сакларга кушты

Бакча сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә видеоконференция элемтә режимында узды. Киңәшмәне ачып, республика җитәкчесе «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисен, мэрларны, район башлыкларын һәм барлык авыл җирлекләре җитәкчеләрен Җирле үзидарә көне белән котлады.

Татарстанда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженер инфраструктурасын норматив хәлгә китерәләр, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 2017 елдан бу максатларга ел саен 500 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Бакчачылыкларда су башнялары урнаштырылды, скважиналар ремонтланды, суүткәргеч салынды, чүп-чар җыю һәм чыгару өчен мәйданчык тәртипкә китерелде. Шулай ук керү юллары ремонтланды, электр тапшыру линияләре һәм комплектлы трансформатор подстанцияләре эше җайга салынды. Эш быел да дәвам итәчәк, дип ышандырды ТР Президенты.

Ул бакчачыларны сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, саклык чараларын үтәргә һәм социаль дистанцияне сакларга чакырды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев