Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы геройларының туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды

Район делегациясе составында тыл ветераны Яруллина Луиза Хәким кызы һәм кайнар нокталарда хезмәт куйган егетләр катнашты.

 Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңү көненә багышланган концерт булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы геройларының туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләр тапшырыр алдыннан ул залдагы халыкка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.


«Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизонының хәрби хезмәткәрләре. Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәм. Бу – үзенчәлекле бәйрәм. Һәр гаиләдә үз геройларын онытмыйлар һәм хөрмәтлиләр. Аларның исемнәре һәрвакыт безнең күңелдә калачак. Геройларның батырлыгы турында без балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбызга сөйләячәкбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.


Татарстан Президенты ветераннарны алда торган бәйрәм белән үзгә бер җылылык белән котлады. «Бу якты бәйрәмдә барыннан да элек ветераннарга мөрәҗәгать итәсем килә. Ватаныбыз һәм киләчәк буыннар хакына күрсәткән сугышчан һәм хезмәттәге батырлыгыгыз, Бөек Җиңү таңын якынайтканыгыз өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иям», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов ветераннарга.


Ул сугыш кырында башын салган һәм туган ягына әйләнеп кайтканнан соң вафат булган ветераннарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләкләре (барлыгы биш медаль һәм орден) тапшырды. Аларның өчесе сугыш кырында ятып калган, ә икесе туган ягына кайтып, узган гасырның 70нче елларында вафат булган. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев