Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы биш елда үтәләчәгенә ышандырды

«Ишегалдын балалар, әниләр, өлкәннәргә дә уңайлы итәргә кирәк. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш», — диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында «Безнең ишегалды» программасы турында сөйләде. «Өч елда җиңеп булмас, биш елда башкарып чыгарга тырышырбыз», — диде ул.

Президент әйтүенчә, республикада төзекләндерелергә тиешле һәр ишегалдында эшләр кайчан башкарырга икәнлеге билгеләнгән. Казанның Азино якларында яшәүченең соравына җавап биреп, ул алар ишегалдына да эшчеләр киләчәген әйтте. «Бу мәсьәлә хәл ителәчәк дип ышандырам», — диде.

«Кеше һәр иртә саен ишегалдына чыга. Күпме балалар, өлкәннәр йөри. Кемнәрнеңдер ишегалдыннан башка барыр урыны да юк. Ишегалдын балалар, әниләр, өлкәннәргә дә уңайлы итәргә кирәк. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш. Ишегалларына кереп булмый бит, машина белән тулган. Бу тәртипсезлек. Шуңа күрә ишегалларын тәртипкә китерәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент үзенең ярдәмчесе Наталия Фишманның амбицион командасы булганын, аның чит илләрдән, Россия шәһәрләреннән тьюторлар чакыруын әйтте. «Бүген безнең архдесант дөньяви дәрәҗәдә», — диде.

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасында халык катнашуы мөһимлеген искәртте. «Бу процесста республика бюджеты да, муниципалитет, идарәче компанияләр, иганчеләр дә катнаша алсын. Балалар, спорт зоналары булсын. Асфальт җәябез. Шактый чыгымлы булса да, ул бит безнең халык. Кешенең тормышы, эшчәнлеге өчен кирәкле моментлар бу», — диде. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев