Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов хәләл продукция экспортының мөмкинлекләре зур дип саный

Без потенциалны максималь ачарга тиеш», — диде Президент.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәләл продукция экспортының мөмкинлекләре зур. Бу хакта ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

Президент илкүләм проект гамәлгә ашырылганын искәртте.

«Экспорт буенча әлегә план күрсәткечләренә чыкмадык. Бүген экспортның бөтен мөмкинлекләрен карарга кирәк. Минемчә, хәләл продукция резервы зур, — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул республиканың Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән мөнәсәбәтләре яхшы булуын искәртте. «Булган коралларны кулланырга кирәк. Казансаммит уздырыла, җәен үтәчәк. Без потенциалны максималь ачарга тиеш», — диде Президент.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев