Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Камил Сәмигуллин Игорь Комаровны Кол Шәриф мәчете белән таныштырды

Рөстәм Миңнеханов Игорь Комаровка Губернатор сарае янындагы өстән карау мәйданчыгыннан шәһәр панорамасын, “Kazan-Arena” стадионын күрсәтте.

Кичә «Кол Шәриф» мәчете комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровны һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны каршы алды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие кунакларга Коръәнне туктаусыз уку буенча уникаль проект һәм Татарстан башкаласының төп мәчетенең истәлекле урыннары турында сөйләгән.

Кунаклар шулай ук Казан Кремленең Благовещение соборын да караган. Рөстәм Миңнеханов Игорь Комаровка Губернатор сарае янындагы өстән карау мәйданчыгыннан шәһәр панорамасын, “Kazan-Arena” стадионын һәм башка объектларны күрсәткән.

Шуннан соң, Игорь Комаровның Татарстанга эшлекле сәфәре азагында, Татарстан Президентының Казан Кремлендәге эш бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев