Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады

Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәр сәхифәләрендә — инстаграм һәм «ВКонтакте»да татарстанлыларны Әти көне белән котлады.

Татарстан Президенты үзенең әтисе — Нургали Миңнеханов белән булган фотолардан слайд-шоу куйган. «Әтиләр көне белән! Әтиләрегезне хөрмәт итегез һәм кадерләрен белегез, үлгәннәрне дога белән искә алыгыз», — дип язган.

Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа истәлекле дата РФ Президенты Владимир Путин указы белән билгеләнгән. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев