Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Рубин» хакында: Нәтиҗәгә карамастан, без команданы яратырга тиеш

Татарстан Президенты җанатарлар да команда нәтиҗәләренә йогынты ясый дидп саный.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, нәтиҗәләр нинди булуга карамастан, Татарстан спорт клубларына карата уңай мөнәсәбәтен белдерде.

«Футболга без яңа тренер чакырдык, шуңа күрә «Рубин»га уңышлар телибез. Без командаларны, турнир таблицасында беренче яки унынчы урыннарда булуларына карамастан, яратырга тиеш», - диде ул.

Шулай ук ул, нәтиҗәдә тренерлар һәм уенчылар гына гаепле түгел, диде. «Бу - безнең командалар, һәм әгәр алар унынчы урында икән, димәк, без җанатарлар буларак, эшләп бетермибез», - ди Рөстәм Миңнеханов.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев