Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: уку елын 1-нче сентябрьдә көндезге форматта башлау планлаштырыла

Мәгариф тармагы беренчеләрдән булып коронавирус пандемиясе шартларында барлыкка килгән кыенлыкларга юлыкты.

Яңа уку елын, барлык санитар чараларны үтәп, 1-нче сентябрьдә традицион көндезге форматта башлау планлаштырыла. Бу хакта  Рөстәм Миңнеханов Алабугада

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.  "Мәгариф системасын үстерү безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мәгариф тармагы беренчеләрдән булып коронавирус пандемиясе шартларында барлыкка килгән кыенлыкларга юлыкты", - диде ул. 

Ул билгеләп үткәнчә, укытуның барлык дәрәҗәләрендә онлайн-форматка күчү, вузларда имтиханнарны дистанцион рәвештә тапшыру, ЕГЭ уздырганда санитар куркынычсызлыкны көчәйтү, бер яктан, «яңа шартларда эшләргә әзер булуларын күрсәттеләр, икенче яктан — оператив карарлар кабул итүне һәм конкрет чаралар эшләүне таләп иттеләр». 

ТР Президенты сүзләренчә, Татарстан педагоглары тулаем алганда, килеп туган хәлне лаеклы рәвештә башкарып чыктылар. 

«Шуның белән бергә, безгә булган тәҗрибәне исәпкә алып, вакыйгалар үсешенең төрле сценарийларына әзер булырга кирәк», — дип ассызыклады ул. 

Татарстанда 1402 мәктәп эшли, аларда 286 филиал бар. Барлыгы 433 мең 599 кеше белем ала.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X