14 август 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: уку елын 1-нче сентябрьдә көндезге форматта башлау планлаштырыла
Мәгариф тармагы беренчеләрдән булып коронавирус пандемиясе шартларында барлыкка килгән кыенлыкларга юлыкты.
-
Булдыклы егет
Саба районының Урта Саба авылында туып үскән Айнур Ибраһимов быелгы уракта Теләче районында “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя. Егет “МагДон” комбайны белән күпьеллык үләннәрне, игеннәрне теземнәргә сала. Булганнан бар да була дигәндәй, соңгы өч көндәге хезмәт күрсәткечләре буенча Айнур алдынгы комбайнчылар сафына чыкты һәм район хакимияте тарафыннан булдырылган кызыксындыру премиясе сертификатына лаек булды. Аны Айнурга район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тапшырды.
-
Кулларында ут уйната
Төбәк авылы кызы Эльмира Ибәтованы күреп сөйләшкәннән соң татар халкының һәркемгә мәгълүм мәкален «Кыз кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип үзгәртәсе килде.
-
Синоптиклар Татарстанда бозлы яңгырлар явачагы хакында кисәтте
15 августта томан төшәргә, ә җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк
Сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан түләнгән өстәмә акчалар да сакланачак.
-
Татарстан районнарында мәктәпләр яңа автобусларга ия булды
Республикада мәктәпләрнең автопаркы 200 яңа автобус белән тулыланып, меңнән артты.
-
Кызыл Мишәгә – яңа күпердән
Тимершык - Кызыл Мишә автомобиль юлында Мишә елгасы аша яңа күпер төзелеше 2019 елның августында башланган иде. Өченчекөн объект авыл кешеләре катнашында рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Кызыл Мишәне Тимершык һәм Көек авыллары белән тоташтырган күпер 40 ел элек төзелгән һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләренә һәм автотранспортның гамәлдәге норматив йөкләнешенә туры килмәгән.
-
Республика көнендә «100 процент Татарстан» онлайн-форумы ачыла
«100 процент Татарстан» — гражданнар, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм экспертларны берләштергән аралашу мәйданчыгы булачак.
-
Ежедневный оперативный прогноз на 15 августа
Метеорологический прогноз.
-
“Тел бетсә, милләт бетә...”
Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге җитәкчеләре, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
-
Мишә авыл җирлегендә ФАП төзелеше
Сыйфатлы һәм һәркем өчен мөмкин булган медицина ярдәме-Татарстан Республикасы Дәүләт сәясәтенең приоритетларының берсе. Пациентка табибка иң якын беренчел медицина ярдәмен фельдшер-акушерлык пунктлары белгечләре күрсәтә. Мишә авыл җирлеге территориясендә Сабабаш авылында ФАП төзелеше бара. Объектта фундамент һәм инженерлык коммуникацияләре урнаштыру буенча эшләр башкарылган, булачак ФАПның стеналары торгызыла. Төзелеш тиз төзелә торган биналар технологиясе буенча башкарыла.
-
Татарстан чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчә
Кинотеатрлар, театрлар һәм циркларны ачу күздә тотыла.
-
Бәхетле картлык кичерә
13 августта Сабабаш авылында туып үскән һәм хәзерге вакытта Сабада яшәүче Тәкмилә Шәфигулла кызы Халикова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итте.
-
«Гүзәл минем туган ягым!» квест-уены
12 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Гүзәл минем туган ягым!» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Без барыбыз да яраткан уенны асфальтка күчердек, анда балалар шакмакны атып, чыккан санга команда белән бергә адымнар ясарга тиеш иделәр.
-
Казанда «Тәртип» радиосы FM дулкыннарда эшли башлады
Радио Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аерым ешлыкка ия булды.