“Тел бетсә, милләт бетә...”
Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнары башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге җитәкчеләре, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитди сөйләшүне Татарстан Президенты Р.Миңнехановның “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән стратегик мәкаләсен телгә алудан башлады. “Бүген нәтиҗәсен үлчәүгә салып булмый торган рухи кыймәтләр турында сөйләшәбез. Халкыбызның бай тарихлы, мәгърифәтле булуы, мәдәнияте, рухи, милли традицияләре турында да, шул ук вакытта киләчәкне ничек ышанычлы итү өчен бурычлар билгеләү һәм аның чишү юллары хакында сүз барачак. Нинди юллар алар? Президентыбыз әйтүенчә, ул мәгърифәтне, зыялылыкны даими үстерә белү, милли тәрбия мәсьәләсендә ата-ананың роле, телне саклауда укытучының, мәктәпнең әһәмияте һәм шушы рухи байлыкны, мәдәни мирасны саклау, милли иҗади башлангычларны үстерүне дәвам итү. Һәм республикада булган бөтен төрле дәүләт, хөкүмәт структураларын, иҗтимагый оешмаларны шушы максатка туплау бурычы куела. Милли күтәрешләр булмады түгел, булды. Әмма без аның күзәтеп торучы шаһитләре генә булдык. Мисалга китерерлек шәхси батырлык, татарлык үрнәге күрсәтә алмадык. Президент безне милләт, тел язмышы мәсьәләсенә битараф булмаска чакыра, үзебездән башка безгә болай да ясин чыгарга теләүчеләр күп,-ди. Әлеге юнәлештә барыбыз тарафыннан да күмәк хезмәт таләп ителә”, - дип телне саклап калуда районнардагы җирле хакимиятнең әлеге юнәлештә актив эшләргә тиешлеген ассызыклап үтте. Комиссия рәисе әйтүенчә, республикабызда яшәүче 2 миллион 100 мең халыкның 1,5 миллионы үз телендә аралашмый икән. “Тел бетсә, милләт бетә, ул гади халык булып кала. Безгә әти-әниләр белән тыгыз эшләү, милли мәсьәләдә үзара аңлашу кирәк. Әмма хакимият дәрәҗәсендә әти-әниләр белән үтемле итеп нәтиҗәле аралашканыбыз юк”,– диде Марат Әхмәтов. Комиссия рәисе шулай ук мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне вазифага билгеләгәндә аларның милли мәсьәләләргә карашын игътибарга алуны сорады. Урыннарда мәгариф җитәкчеләре, район башлыклары контролендә әти-әниләрне балаларын татар телендә белем һәм тәрбия алуны сайлауга үтемле итеп үгетләп карарга кирәклеген дә әйтеп узды. Мәчетләрдә татарча матур, үтемле итеп сөйләүче имамнарны әзерләү, аларны укыту, җәмәгать урыннарындагы реклама, элмә такталарының дөрес язылышына игътибар итү буенча да сүз булды. Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашкан һәрбер районның татар теле халәтенә милли мәгариф, мәдәният, милли матбугатның никадәр йогынты ясавын саннар белән анализлап китте. Саба районында, мәсәлән, 23 мәгариф оешмасында 3769 белем алучыларның- 3420се - татар баласы, милли белем бирү мәсьәләсенә 14 мәгариф оешмасында шуларның 1283се генә фәннәрне туган телендә үзләштерә. Татар милләтеннән булган балаларга ана телендә белем бирү белән тәэмин ителеш -8, тәрбия бирү - 38 процентны тәшкил итә. Матбугат активлыгына килгәндә, районда 3 хуҗалыкка бер татар газетасы туры килә, район басмасын 4 йортка берне алдыралар. Мәгариф учреждениеләрендә “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларына язылу буенча активлык бик түбән, 71 учреждениегә бары тик 36 журнал туры килә. Мәдәният учакларында да 85 учреждениегә – 50 данә “Казан утлары”, 36 “Мәдәни Җомга” газетасы туры килә, бу бик аз. Саба районында бу мәсьәләдә күпкә эшне активлаштырырга кирәк”, дип комиссия рәисе милли матбугат, шул исәптән район тормышын яктыртып баручы татар телле район газеталарының тиражын үстерүдә җирле хакимиятнең дә өлеше булырга тиешлеген искәртте. Марат Әхмәтов телгә, милләткә хөрмәт уятуда җитәкче кешенең шәхси үрнәге мөһим булуын да әйтте. “Без көчле, белемле халык, шуңа күрә президенттан башлап һәр татар кешесе ана телендә матур итеп, бөтен әдәби тирәнлеге белән сөйләшә белергә тиеш. Шул ук вакытта рус телендә дә, русларның үзләренә караганда да оста итеп, аларны сокландырырлык итеп аралаша белергә кирәк”-диде.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев