Кулларында ут уйната
Төбәк авылы кызы Эльмира Ибәтованы күреп сөйләшкәннән соң татар халкының һәркемгә мәгълүм мәкален «Кыз кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип үзгәртәсе килде.
Сокланмаслык та түгел, Эльмираның кулыннан килмәгән эше юк: Казан аграр университетында инженер-автомеханик белгечлеге алучы кыз теләсә кайсы техниканы иярли, уку йортлары арасында узучы төрле спорт ярышларында җиңүләр яулый. Иң гаҗәпләндергәне – ир-егетләр өчен дә үтә «нечкә» эш саналган эретеп ябыштыручы һөнәренә өйрәнеп, бүген үзенең яраткан эше белән тирә-юньдәгеләрне сөендерә.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Земфира һәм Илгиз Ибәтовлар – Төбәк авылының тырыш, эшсөяр, үрнәк гаиләләренең берсе. Уллары Илдус, кызлары Эльмира да әти-әниләре үрнәгендә бер эштән дә курыкмый торган булып тәрбияләнеп, яшь кенә булсалар да, яраткан хезмәт кенә бәхет китерәсенә инанганнар. Гаилә башлыгы Илгиз ферма мөдире, җәмәгате Земфира ясалма орлыкландыручы-лаборант булып эшли.
«Әтием мин белә башлаганнан бирле эретеп ябыштыру белән бәйле бар эшне дә үзе башкарды. Миңа кечкенәдән бу эш кызык тоелды. Университетка укырга керүгә, эретеп ябыштыру буенча курслар булуын әйттеләр. Бу эшкә өйрәнәсе килү теләгем зур иде, әти-әни белән киңәшеп, укый башладым. Мин инженер-механиклар әзерләүче үзебезнең группада да 20 егет арасында бердәнбер кыз. Староста итеп сайладылар. Бу курсларда да берүзем булдым. Шунысы кызык, таныклык алган егетләрнең берсе дә сварка белән эшләми. Миңа да беренче көннән эретеп ябыштыру аппаратын кулыма тоттырырга курыктылар. Әти-әни эштә вакытта абыем: «Син укыган бит инде, әйдә, эшләп карыйбыз», дип ышаныч бирде дә, тәвәккәлләп тотындым. Хәзер инде осталыгым көннән-көн артуына сөенәм», - ди батыр кыз.
Кулы белгән кешегә эш табылып кына тора. Беренче хезмәт чыныгуын күрше авылда яшәүче дәү әниләренә сарай төзегәндә ала. Абыйсы, туганнан-туган энекәше белән тимер баганалардан 8х8 метрлы нык, зур корылма булдырып, әби-бабасын сөендерәләр. Әби-бабай догасыннан башланган эшнең хәерле буласы билгеле, Эльмираның көннән-көн кулы ятып, тагын да күләмлерәк эшләргә тотына. Авылда яшәүче өлкән яшьтәге туганнарына тимердән яңа капка, коймалар эшләүне тулаем үзе башкарып чыга. «Бик тә кызыклы һөнәр бу. Ирләр эшен хатын-кыз да башкара алуы үземә ышанычны тагын да арттырды. Кайбер ир-атлар да минем мондый эшләр булдыра алуыма аптырый. Эшнең ире, хатыны юк, дип саныйм. Киресенчә, яратмаган хезмәтне башкару җәзадыр кебек. Миңа мәктәптә укыганда математика бик җиңел бирелә иде. Шуңа икътисадчы булырга өндәүчеләр дә булды. Әмма кәгазь арасында утырасым килмәде. Миңа кулыма тотып башкара торган эш кирәк», - ди Эльмира. Кулында ут уйнатучы, булдыклы кызга авылдашларының да, күрше-тирәнең дә гозере еш төшә. Үз хуҗалыкларында да 2-3 көнгә бер “Ресанта” аппараты кабызылмый калмый, чөнки өйдә вак-төяк эш көн дә чыгып тора. Әле яңа гына абыйсы белән бозауларга, казларга утар ясауны төгәлләгәннәр.
Эльмира I курста эретеп ябыштыручы һөнәренә укыса, II курста В, С, Д категорияләренә трактор йөртү таныклыгы ала. Куәтле «К-700» тракторларын иярли ул. Әлегә башкаларын сынап карарга җай чыкмаса да, үзләренең «МТЗ-82» тракторын бик яратып йөртә, быел чапкыч урнаштырып, печән дә чаба. Техника турында шулкадәр яратып сөйли кыз, әйтерсең ул аларның телен белә. «Кечкенәдән җаным техникага тартылды. Абый гел машина янында иде, мин дә гел аның тирәсендә кайнаштым. Инженер-механик һөнәрен дә һич икеләнмичә сайладым. Белгән эш бер-берсен тулыландыра гына. Техника ватылса, механик булу гына җитми, эретеп ябыштыручы да кирәк. Алар бер-берсенә бәйләнгән. Әти-әниемә бик зур рәхмәт, миңа бер һөнәрне дә мәҗбүриләп такмадылар, теләгемә каршы килмәделәр. Киләчәктә автосервисларда да эшли алам. Әмма укуны тәмамлагач, авылга эшкә кайтырга телим», - ди Эльмира. Аның кебек сәләтле, булдыклы белгеч һәр өлкәгә дә кирәк: үз эшенең осталарына һәркайда ихтыяҗ зур. Эретеп ябыштыру эшенең никадәр саклык, төгәллек, җаваплылык таләп итүен дә яшерми Эльмира. Уяулыкны аз гына киметсәң үзең дә, синең яндагы кешенең пешү куркынычы зур булуын, шуңа да 1 минутлык эш өчен дә махсус киемнәрдән булуың мәҗбүри. Бервакытта да кайнар тимер белән эш иткәнеңне онытырга ярамый. Эльмира яңа һөнәр үзләштергәч, әтисенә дә эш җиңеләйгән. «Дипломлы белгеч барында эретеп ябыштырмыйм инде, мин үзлектән өйрәнгән кеше генә бит, - дип әтием йорт тирәсендәге эшләрне дә күбрәк миңа тапшыра», – ди Эльмира. Моның әлбәттә, әти кешенең кызына ышанычы, аңа тагын да остарырга, шомарырга мөмкинлек бирүе икәнлеге аңлашыла. Эльмира ашарга пешерергә дә, яңа рецептлар өйрәнеп якыннарын сөендерергә дә бик ярата. «Минем хатын-кыз эше дә, ир-атныкы да бергә үрелеп бара. Ирләр эше генә эшли икән, дип уйлый күрмәгез. Вакыт булганда кул эшләрен дә бик яратам», – ди Эльмира. Әлегә аның алдында торган бурычларның иң зуры – киләсе уку елында инженер-механик дипломы алу. Әлбәттә, тимер кадәр тимерне буйсындыра алган бу батыр кызның әлеге баскычларны җиңел генә узачагына шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев