Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишәгә – яңа күпердән

Тимершык - Кызыл Мишә автомобиль юлында Мишә елгасы аша яңа күпер төзелеше 2019 елның августында башланган иде. Өченчекөн объект авыл ке­шеләре катнашында рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Кызыл Мишәне Тимершык һәм Көек авыллары белән тоташтырган күпер 40 ел элек төзелгән һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы таләпләренә һәм автотранспортның гамәл­дәге норматив йөкләнешенә туры килмәгән.

“Һәр күпер төзелешенең үзенчә­лек­лә­ре була. Без объектны вакытында ачтык. Ике яклап 650 метр асфальт та салдык. Рәшәткәле һәм металлдан цинклы барьер кой­­малар урнаштырылды. Күпернең бер ягыннан метр киңлегендәге тротуар җиһазландырылды. Шулай итеп, әле кимендә 35-40 ел хезмәт итәчәк күпер барлыкка килде”,– дип сөйләде подрядчы "База проекты" җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Ибраһимов. Проектлау һәм реконструкцияләү барышында күпергә таба һәм күпер артындагы юл участогындагы артык борылышлар бетерелгән. Бу машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен күрү мөмкинлеген яхшырта, участоктагы хәрә­кәтне куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирә һәм әлеге категориядәге юл өчен тиешле тизлек режимын тәэ­мин итә. Күпернең озынлыгы 34,5, киңлеге - 9 метр. Завод эшләп чыгарган 28 метр озынлыктагы торык корылмаларының төп өрлекләре Мишә елгасы юлын, яр линиясен бозмыйча һәм елгада барлыкка килгән экосистемага зыян китермичә, реконструкция алып барырга мөмкинлек биргән.

undefined

Күпер – республика кү­ләмендә әһәмиятле объект. Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев әйткәнчә, Кызыл Мишәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәпкә укучыларны күрше районнардан да китерәләр. Көек авылында яшәүчеләр балаларын шундагы бакчага йөртә. Күпергә авыл имамы, агроном Дамир Мөхәммәтҗанов, халык хуҗалыгы йөкләре ташу өчен дә уңайлылык китерүен ассызыклап, өл­кәннәр белән тәкъбир әйтеп, хәер-фатыйхасын бирде, озак еллар хезмәт итсен дигән теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X