Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Булдыклы егет

    Саба районының Урта Саба авылында туып үскән Айнур Ибраһимов быелгы уракта Теләче районында “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя. Егет “МагДон” комбайны белән күпьеллык үләннәрне, игеннәрне теземнәргә сала. Булганнан бар да була дигәндәй, соңгы өч көндәге хезмәт күрсәткечләре буенча Айнур алдынгы комбайнчылар сафына чыкты һәм район хакимияте тарафыннан булдырылган кызыксындыру премиясе сертификатына лаек булды. Аны Айнурга район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

    undefined

    Айнур быел Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Бик тиздән ул Казан мәктәпләренең берсендә (полилингваль мәктәптә) балалар укыта башлаячак. Аңа киләчәк тормышында һәм хезмәт юлында уңышлар теләп калабыз.

    Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: