Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда бозлы яңгырлар явачагы хакында кисәтте

15 августта томан төшәргә, ә җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Иртәгә, 15 августта (шимбә) Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 

Төнлә һава торышы начарланыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшүе, төнлә һәм көндез боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин. 

Моннан тыш, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев