Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Гүзәл минем туган ягым!» квест-уены

12 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Гүзәл минем туган ягым!» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Без барыбыз да яраткан уенны асфальтка күчердек, анда балалар шакмакны атып, чыккан санга команда белән бергә адымнар ясарга тиеш иделәр.

Әмма бу әле барысы да түгел! Кайбер түгәрәкләрдә «ТАССР оешуның 100 еллыгына», «Саба районы оешуның 90 еллыгына» багышланган биремнәр булды: ребусны, мисалны чишәргә, өчтән бер дөрес җавап сайларга һәм мисалларның дөрес җавабын табарга. Финишка беренче булып килеп җитүче команда алга таба хәзинәгә таба бер адымда иде. Беренче этапны үткәннән соң, без бөтен балаларга да хәзинәне эзләү буенча карта тараттык. Картадагы билгеләр буенча яшергән хәзинәне табып, барлык этапларны да җиңел үтеп, балалар үз бүләкләрен алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев