Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга: Сез иң авыр, әмма кирәкле һөнәр сайлагансыз

Зур Концертлар залында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Мөгаллимнәрне тәбрикләргә республика җитәкчелеге – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килгән иде.

"Сезне чын күңелдән зур бәйрәм белән котлыйм! Киләчәктә дә бергәлеп эшләргә насыйп булсын! Сезнең уңышларыгыз безнең күз алдында булсын!" - дип башлады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын. "Сез иң авыр, әмма кирәкле һөнәр сайлагансыз. Һәркем үз укытучысына таяна. Сиңа нинди укытучы туры килә - язмышың шуннан тора. Бүген Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисад үсеш стратегиясе кеше капиталына юнәлеш тота. Кеше капиталы ул – балалар бакчасы, мәктәп, аннары югары мәктәп. Ләкин әгәр башлангыч база булмаса, югары мәктәп була алмый. Без Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен, халыкара олимпиада җиңүчеләрен күрәбез. Без җиңүчеләр, призерлар саны буенча 6нчы ел рәттән өченче урында. Бу сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Сезгә бик зур рәхмәт!" - дигән сүзләр белән котлады Рөстәм Миңнеханов укытучыларны.

Президент мәктәптә иң мөһиме укытучы булуын ассызыклады. "Әгәр укытучы булмаса, теләсә нинди "йолдызлы", текә мәктәп үз атрибутлары белән генә әллә ни бирә алмый. Мәктәптә ярты гомер уза. Балалар бакчасы да шул ук мәктәп инде ул. Бала мәктәпкә киткәнче үк бакчада күнекмәләр алырга тиеш. Барыгыз да белә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, төзекләндерү программалары бар. Без киләчәктә дә булышып торачакбыз, чөнки бу юнәлешләр мөһим. Мәктәпкәчә белем, өстәмә белем, мәктәпләр, һөнәри әзерлек, ресурс үзәкләре, заманча технологияләр – һәммәсе дә. Татарстан быел илкүләм чемпионатта икенче урын алды, бу безнең ресурс үзәкләренең профессиональлеге турында сөйли. Киләсе елда эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс чемпионаты узачак. Европа чемпионатыннан 5 кеше 3 алтын, 1 көмеш медаль алып кайтты. Бу да сезнең тырышлык нәтиҗәсе! Алга таба да кеше капиталын булдыручы юнәлешкә җитди игътибар биреләчәк. Заманча технологияләрнең барысын да кертеп барачакбыз”, – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Казан илкүләм тикшеренү технологик университетының азот органик кушылмалары технологиясе кафедрасы профессоры, химия фәннәре докторы Валерий Никитин Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе булды. Казан федераль университеты Н.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының теоретик механика кафедрасы доценты Ринат Якушевка Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәре исеме бирелде. 5 укытучы Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Яр Чаллының 25 нче урта мәктәбе директоры Лариса Кузавковага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Тәтеш районы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Мышев М.Мәхмүтов исемендәге ТР дәүләт премиясе иясе булды.

Укытучыларны хөрмәтләү чарасына күренекле телевидение һәм радио тапшырулары алып баручылары Ангелина Вовк та килгән иде. Аны аягүрә басып каршы алдылар. Алып баручыларга кушылып, ул бәйрәмнең азагына кадәр төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү өлешен алып барды. “Исәнмесез!” дип сәламләп, Ангелина Вовк укытучы хезмәтенең авыр, әмма мактаулы хезмәт булуын билгеләп үтте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов меңләгән укытучылар исеменнән, күрсәтелгән игътибар өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Укытучыларга эшләрендә уңышлар теләде. “Барлык укытучылар үзләренең укучыларының уңышлы нәтиҗәләренә сөенеп, алардан рәхмәт сүзләре ишетсен”, - дигән теләген ирештерде министр.

Тантанада иң яхшы мәктәп директорлары, балалар бакчалары эшен уңышлы алып баручы мөдирләр, иң яхшы һөнәри белем бирү оешмалары, иң яхшы башлангыч сыйныф укытучылары, Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучыларны әзерләүчеләр – кыскасы, мәгариф учаклары лидерлары бүләкләнде. Тантана музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды.


 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев