Саба таңнары

Рәзилә Батыровага Баландыш егете туйда сюрприз ясаган

Эстрадабызның игезәк җырчылары Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның икесе дә гаиләле булды! Рәзилә белән Баландыш авылы егете Фәнил Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә 2017 елда иң беренче язылышкан пар булып теркәлгән. - Фәнил белән, 21нче гасыр яшьләренә хас булганча, интернет ярдәмендә социаль челтәрдә таныштык. Дуслык белән башланган мөнәсәбәтләр күрешкәч мәхәббәткә әверелде. 8...

Эстрадабызның игезәк җырчылары Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның икесе дә гаиләле булды!

Рәзилә белән Баландыш авылы егете Фәнил Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә 2017 елда иң беренче язылышкан пар булып теркәлгән. - Фәнил белән, 21нче гасыр яшьләренә хас булганча, интернет ярдәмендә социаль челтәрдә таныштык. Дуслык белән башланган мөнәсәбәтләр күрешкәч мәхәббәткә әверелде. 8 ай йөргәннән соң, Фәнил узган елның октябрендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 4 ноябрьдә - никахыбыз, 6 гыйнварда туебыз гөрләп узды, - дип сөйләде Рәзилә Батырова. Яшьләрнең туе кияүнең туган ягы - Теләчедә узган. Туй мәҗлесен популяр җырчы Фәрид Низамиев алып барган. «Үзем сәхнә кешесе булгач, туйдан концерт ясарга теләмәдем, артистлар чакырмадык. Туйны иң якын кешеләребез белән генә күңелле итеп үткәрдек. Тормыш иптәшем сюрприз әзерләгән - миңа багышлап җыр башкарды. Үзе иҗат кешесе түгел, аннан мондый бүләк көтмәгән идем. Җырлавын беренче тапкыр күрдем. Аллага шөкер, ул минем артист булуыма каршы түгел, киресенчә, иҗат итәргә өндәп кенә тора!» - диде җырчы. Мамадыш кызлары Рәмилә белән Рәзилә гаиләләре белән Казанда яшиләр. «Рамилә тормыш иптәше белән безнең күрше йорттан фатир алды. Бергә булгач, бик рәхәт, уңайлы. Гел күрешеп, аралашып торабыз!» - ди Рәзилә Батырова.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 12 октября 2017 в 17:42
    Защити себя!
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58