Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

«Саба информ» һәм ТРК «Саба дулкыннары» хезмәткәрләре Чирмешәндә узган медиа Сабантуйда катнашты

Быел журналистлар Сабантуе дүртенче тапкырын оештырылды

Җомга көнне Чирмешән районында медиа Сабан туе узды. Ул дүртенче тапкыр оештырылды.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Сабан туенда катнашучы каләм ияләрен «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләде.

«Бүген дүртенче тапкыр «Татмедиа» Сабан туен үткәрә. Бөтен республикадан килгән журналистлар өчен спартакиада бу. Иң мөһиме – бу аралашу, бер-беребезне күрү, сагынып кочаклау мөмкинлеге. Без шулкадәр күп: авылларда, районнарда, шәһәрләрдә яшибез. Очрашыр өчен безгә бер зур вакыйга кирәк», – дип Шамил Садыйков Сабан туеның әһәмиятен билгеләп узды.

Ул Чирмешән районы җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. «Татмедиа» – уникаль оешма, бүгенге тормышны журналистларсыз күз алдына китереп булмый. «Татмедиа» журналистлары республика үсешенә зур өлеш кертә», – дип белдерде Садыйков. Ул шулай ук Сабан туе өчен һава торышы да кулай булуын искәртте һәм катнашучыларга яхшы кәеф теләде.

Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов район башлыгы Рамил Әйбәтов исеменнән сәламләде.

«Сезнең тынгысыз эшегез әдәби талант кына түгел, зур җаваплылык, фидакарь хезмәт тә сорый. Сез укучыларыбызның, тамашачыларыбызның проблемалары белән янып яшисез, вакыйгалар үзәгендә булырга булышасыз, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, кешеләрдә актив гражданлык позициясен тәрбиялисез. Моның өчен сезгә хөрмәтебез, рәхмәтебез зур. Сездән һәрвакыт оператив, дөреслеккә туры килгән мәгълүмат көтәбез. Рәхәтләнеп ял итегез! Сабан туе күңелле узсын! Очрашу онытылмаслык булып истә калсын! Якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет телим», – дип мөрәҗәгать итте Илнур Җамалетдинов журналистларга.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә  намуслы һәм тырыш хезмәте өчен хезмәттәшебез -  "Саба информ" редакциясенең реклама буенча белгече Миләүшә Галәвинага «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

  Бәйрәм чарасы Сабантуй бирнәсе җыю белән дәвам итте, аннары күңелле уеннар башланды. "Саба информ" һәм ТРК "Саба дулкыннары" коллективлары  уеннарда актив катнаштылар. Әлфия Мөбарәкова гер күтәрүдә – өченче, кызлар командасы аркан тартышуда беренче нәтиҗәне күрсәттеләр. Бәйрәмнән һәрберебез ял итеп, иҗат эшенә яңа көч туплап, рухланып  кайттык. Гомуми нәтиҗәләр буенча, беренче урынны «Мамадыш информ» редакциясе яулады, икенче урында- апаслылар.

Илмира Галимуллина фотолары.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/samil-sadyikov-media-saban-tuenda-boten-respublika-zurnalistlary-ocen-spartakiada-bu-5925888

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев