Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба кибетләрендә йомырка кыйммәтләнүен дәвам итә

Узган атнада сәүдә нокталарында стерильләштерелгән сөт, ипи бәяләре үзгәрмәгән, шикәр комы, бодай оны, кәбестә, дөге ярмасы, көнбагыш мае, туңдырылган балык, сыер ите беркадәр арзанайган. Шул ук вакытта кишер, бәрәңге, суган, йомырка кыйммәтләнүен дәвам иткән. Үсү ягына бәяләр үзгәреше шулай ук атланмай, сыр, каймак, майлы эремчек,токмач, тары, карабодай ярмаларында күзәтелгән. Бәрәңгенең...

Узган атнада сәүдә нокталарында стерильләштерелгән сөт, ипи бәяләре үзгәрмәгән, шикәр комы, бодай оны, кәбестә, дөге ярмасы, көнбагыш мае, туңдырылган балык, сыер ите беркадәр арзанайган. Шул ук вакытта кишер, бәрәңге, суган, йомырка кыйммәтләнүен дәвам иткән. Үсү ягына бәяләр үзгәреше шулай ук атланмай, сыр, каймак, майлы эремчек,токмач, тары, карабодай ярмаларында күзәтелгән.
Бәрәңгенең килосы, мәсәлән, хәзер уртача 15 сум 30 тиен тора, суган - 16 сум 13 тиеннән, кишер - 22 сум 6 тиеннән, йомырканың дистәсе уртача 51 сум 61 тиеннән, шикәр комы 31 сум 96 тиеннән тәкъдим ителә. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев