Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба мунчасына атнасына уртача 36 кеше йөри

Узган җомгада районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгының 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән күмәк җыелыш үтте. Җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, каты көнкүреш кал­дыкларын чы­гару, кышкы чорда урамнарны кардан арындыру, төзекләндерү - шул максаттан күптармаклы пред­приятие ел саен зур суммалар сарыф итә. Былтыр да күп эш башкарылган. Кибәче авыл советы бинасына,...

Узган җомгада районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгының 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән күмәк җыелыш үтте. Җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, каты көнкүреш кал­дыкларын чы­гару, кышкы чорда урамнарны кардан арындыру, төзекләндерү - шул максаттан күптармаклы пред­приятие ел саен зур суммалар сарыф итә. Былтыр да күп эш башкарылган. Кибәче авыл советы бинасына, Саба хоккей мәйданчыгына 218 мең сумлык 370 метр су трассасы сузылган, ә Саба эчендәгесенең 200 метры алыштырылган. Аграр көллият, Сәләтле балалар мәктәп-интернатында, Югары Симет, Туктар мәктәпләрендә җылыту системалары үзгәртелгән, Закир Йосыпов, Мәктәп урамындагы йортларның канализация челтәре яңадан салынган. Урамнарны, тротуарларны вакытында кардан арындыру өчен коммуналь хуҗалык барлыгы 50 миллион 119 мең сумлык эш башкарган. 1855 рейста 11 мең 130 куб метр кар чыгарылган. "Безнең оешма күптармаклы. Төп бурычларыбыз - шул тармакларны табышлы итеп эшләтү", - диде директор Илнур Хәбибуллин. Җыелышта катнашкан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов чыгышында да предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү юллары күрсәтелде. Җәмәгать мунчасы да игътибарсыз калмады, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен анда йөрүчеләрнең саны борчый, баксаң, мунчага атнасына уртача 36 кеше килә икән. Моңа Рәис Миңнеханов: "Халыкны мунчага кызыксындыру чарасы кирәк. Чит шәһәрләрдә мунча бәясе безнекеннән кыйммәтрәк, алай да кеше теләп йөри. Төркия, Кытай мунчаларын карагыз, бәлки аларның кайбер хезмәтләрен бездә дә кертеп буладыр. Ял бүлмәсе оештырып, телевизорлар урнаштырырга кирәктер. Мунчаның табыш китерү юлларын эзләгез", - диде. Предприятие, җыелыш кабул иткән карарга кертелгәнчә, Өчнарат, Йосыф-Алан, Оет, Олы Шыңар авылларнының башняларын профнастил белән төреп җылыту, автоматика өлешен, җир астына төшерү, авылларда су хисаплагычларын урнаштырып бетерү, Саба бистәсен тагын да төзекләндерү буенча һәм башка чаралар күрүне планлаштыра. Җыелыш ахырында хезмәт алдынгыларын Грамоталар, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев